Праздничный салют

Поздравления с днём рождения на татарском

Поздравления с днем рождения на татарском – как будет звучать? А вот так: Котлаулар туган көне белән татарча. Поздравляйте всех на татарском языке! Интересные прикольные поздравления на татарском языке!

Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа кыз һәм улларың.

Гомерен хэзинэсенэ
Остэлде тагын бер ел,
Монайма еллар утэ дип,
Елмай син - бэхетле бул!
Котлы булсын бэйрэмен,
Тыныч булсын кунелен,
Шатлык-соенечлэр белэн
Тулы булсын гомерен!
Гамьле еллар, амьле коннэр
Телибез чын йорэктэн!
Хич кичекми чынга ашсын
Безнен куркэм телэклэр!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле яшь - ул аз эле!
Алда эле - купме шатлык!
Купме бэхет, наз эле!
Гомереннен бу мизгеле -
Туктап бер жырлап алу,
Уткэннэргэ шокер итеп,
Килэчэккэ юл салу!

Туган көнең белән, дустым,
Көләч булсын йөзләрең.
Бакчадагы гөлләр кебек
Ямьле үтсен көннәрең.

Җитмеш яшь ул — картлыкның уртасы,
Гомер үтте диеп уйлама.
Әнкәй исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әткәй, дөньяда.
Синең кебек беркем яраталмый,
Оныкларың: Айгөл, Гөлназны.
Синең кебек беркем бирә алмый
Иркәләүне, сөю һәм назны.
Авырлыклар килсә, елмаясың,
Нур чәчә күзләрең көлгәндә.
Беләсеңме, әткәй, син бит безнең—
Әлдермештән Әлмәндәр.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.
Шуңа сине бары да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып, туксанны да
Үткәрергә язсын бергәләп.
Амин!

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, бәхет, әти,
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

Туган конен белэн котлыйбыз
Шатлык белэн, озын гомер белэн
Яшэвене генэ телибез
Доньядагы хэрбер яхшылыктан
Олеш чыксын сина мул гына
без телибез сина ак бэхетлэр,
Шатлыкларга илткэн юл гына
Бэйрэменэн матур хатирэсе
Кунелендэ калсын уелып
Табриклибез сине чын кунелдэн
Барыбыз да бергэ жыелып!

Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Сөеп-сөелеп яшә.
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.

Этиебез - безнен кадерлебез,
Без бэхетле жирдэ син барга.
Фэрештэлэр кунсын иннэрендэ
Туган конен белэн котларга.
Торле чакны кургэнсендер, эти,
Йорэгендэ куптер яра да.
Кинэшчебез, терэгебез булып
Озак яшэ безнен арада.
Парлап канат кагу жинелрэк,
Тормыш сезне ялгыз итмэсен.
Тормыш чишмэлэре чалтырап аксын
Мэнге-мэнге суы кипмэсен.

Бәйрәм булсын мөбарәк,
Табын булсын түгәрәк!
Бүгендәй бәйрәмнәрне
Гел каршылыйк бергәләп!

Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Киңәш сорап сезгә кагылабыз,
Барыбызга ярдәм итәсең.
Кылган изгелең җирдә ятмас,
Авыру белми озак яшәгез!

Кадерле дускай! Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым! Сине хөрмәт иткән (имя)

Бүгенге көн бер кайчан да
Онытылмый торган көн.
Әй, сөеклем, бердәнберем,
Ул бит синең туган көн.
Көннәремә-төннәремә
Нур өстәүчем син бит ул.
Шуңа синең туган көнең
Иң-иң изге көн бит ул.
Син булмасаң, сөеклем дип
Мин кемгә дәшәр идем.
Мәхәббәтнең бөек көчен
Тоймыйча яшәр идем.
Минем чиксез шатлыгым да,
Бәхетем дә син бит ул.
Шуңа синең туган көнең
Иң-иң изге көн бит ул.
Туган көнең — бер бизәге
Мәхәббәтле елларның.
Ярый әле син тугансың,
Ярый әле мин бармын.

“Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!”

Син туган көн бик күңелле булган,
Табигать тә калган тынычлап.
Туган көнгә күркәм теләкләрне
Юллыйм әле, дустым, кушучлап.
Беркайчан да саулык ташламасын,
Бәхетләрең булсын түгәрәк.
Шатлык арты шатлык килеп торсын,
Бала-чага үссен тәгәрәп.

Тәбриклим сине туган көнең белән!
Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,
Картаелган инде, иясең.
Килә безнең шулчак чәчләреңнең
Һәрберсенә башны иясе.

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)